Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пәйгамбәрләр һәм илчеләр - аермалары нидә?

Шушы көннәрдә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсендә "Пәйгамбәрләр һәм илчеләр" исеме астында ачык дәрес узды. Әлеге чарага Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Фәррахов, имам-мөхтәсиб Р.Минәхмәтов, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырылган иде.

Хафиз Гали хәзрәт Яушев тарафыннан Коръән сүрәләрен укудан башланган дәресне мәдрәсәнең директор урынбасары Халид хәзрәт Якупов алып барды. I курс студентларына пәйгамбәрләр һәм илчеләрнең кем булуы, аермалары, аларга ышануның нидән гыйбарәт булуы мәсьәләләрен тикшереп карарга тәкъдим ителде. "Татнефть" ААҖ тарафыннан бирелгән интерактив такта дәресне уздыруда яхшы ярдәмче булды. Биредә катнашучылар Алланың 124 мең пәйгамбәре булуы, шуларның 25е Изге Коръәндә атап үтелүе, алар кылган могҗизалар, гомумән, ислам турында бик күп мәгълүматлар алдылар.
Ирек Фәррахов билгеләп үткәнчә, 2011 ел мәдрәсә өчен зур сынаулар елы булды: уку йортының директорын алыштыру, укыту эшчәнлегенә лицензиянең бетүе һәм тулаем укыту программасын үзгәртү. ТР Диния нәзарәте, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте, мәдрәсә җитәкчелеге һәм укытучылары, муниципалитетның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә мәдрәсәдә артык зур үзгәрешләр булмыйча, берничә яңа мәгариф проекты да гамәлгә кертелде. Ул шулай ук имам-хатыйбларга кытлык кичергән район өчен ислам белеме өлкәсендә квалификацияле белгечләр кирәклеген һәм Әлмәт мәдрәсәсенең бу мәсьәләне хәл итәр дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
Мәдрәсә директоры Энҗе Хәсәншина "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенә, шәхсән Шәфәгать Тәхаветдиновка интерактив такталар, ике ноутбук белән тәэмин иткән, презентация дәресен техник әзерләүдә "Татинтек" ҖЧҖ белгечләре консультациясе өчен чиксез рәхмәтләрен белдерде. Ул 27 мартта Әлмәт ислам мәдрәсәсенең вакыты чикләнмәгән лицензия алуын, ә бу исә җитәкчелек һәм уку йорты укытучылар составының тагын бер җиңүе булуын билгеләп үтте.
Имам-мөхтәсиб Рафикъ хәзрәт Минәхмәтов шулай ук мәдрәсәдәге уңай үзгәрешләрне югары бәяләде. Ачык дәреснең тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән булуын һәм "Татнефть" ААҖ киләчәктә дә мәдрәсәгә техник яктан ярдәм итәр дигән өметтә калуын җиткерде. Ачык дәрестән соң матбугат конференциясе узды. Биредә журналистлар мәдрәсә мөгаллимнәре белән фикер алыштылар.
А.ГАТАУЛЛИН.
Дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү секторы.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250