Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Миңнехановны Русия Дәүләт шурасы президиумыннан чыгарган

Русия президенты Владимир Путин Русия Дәүләт шурасы президиумына үзгәрешләр керткән һәм анннан Рөстәм Миңнехановны чыгарган.

Бу хактагы документ хөкүмәт сайтында урнаштырылган. Үзгәрешләрдән соң президиумга Төньяк Осетия - Алания башлыгы Вячеслав Битаров, Ростов өлкәсе губеранторы Василий Голубев, Мари Иле башлыгы Александр Евстифеев, Байкал арты крае губернаторы Наталья Жданова, Ямал-Ненец автоном бүлгесе губернаторы Дмитрий Кобылкин, Еврей автоном бүлгесе губернаторы Александр Левинталь, Новгород өләксе губернаторы Андрей Никитин һәм Белгород өләксе губернаторы Евгений Савченко кергән.

 

Рөстәм Миңнехановны президиумга 2010 елда президент Дмитрий Медведев керткән иде. Соңгы тапкыр президиумны Владимир Путин узган елның 26 маенда раслады.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса