Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин: "Безнең ил куркыныч эпидемия таралуы белән очрашты"

Татарстанлылар әлеге җитди бурычны бергәләп хәл итәчәк.

Путин ТАССР төзелүен Идел буе халыкларының тарихында мөһим вакыйга дип атады.

Россия Президенты татарстанлыларны Республика төзелүенең 100 еллыгы белән котлады.

ТАССР төзелүе - тарихта мөһим этап, бу элек-электән Идел һәм Кама ярларында яшәүче халыкларның телен, уникаль мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга ярдәм итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин республика халкын котлавында хәбәр итте.

"Күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнне, мәдәниятне, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше белән чын күңелдән горурлана. Һәм, әлбәттә, безнең илгә һәм дөньяга танылган язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр һәм музыкантлар, абруйлы җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең искиткеч плеядасын бүләк итүе белән горурлана», — диде Путин.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан хаклы рәвештә илнең иң алга киткән төбәкләренең берсе булып санала. Республикада зур инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырылган, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, энергетикада һәм төзелеш комплексында, социаль өлкәдә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла.

"Татарстанлыларның үз Ватанын чын күңелдән яратулары, Ватаныбызның гореф-гадәтләренә тирән хөрмәт белән каравы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгын, бәйрәмнәрдә һәм эш көннәрдә, кайгы-хәсрәттә һәм шатлыкта бергә була белүләре, кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы куанычлы. Быел да шулай булды, безнең ил куркыныч эпидемия таралуы белән очрашты. Ышанам ки, без әлеге җитди бурычны бергәләп хәл итәчәкбез», — дип ассызыклады Владимир Путин. Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы 1920 елның маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзү турында декрет кабул итә, әмма 1920 елның 25 июнь, Казан хакимияте оешкан автономиянең вакытлы революция комитетына күчкән көне, республиканың рәсми туган көне дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса