Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Психолог мәктәп режимына ничек әзерләнергә киңәш итә

Балаларның күбесе парта артында утыру, көненә 5-6 дәрес укуның нәрсә икәнен дә онытып бетергәндер, мөгаен.

Быел балаларга яңа уку елына ияләшү аеруча кыен булачак. Соңгы дүртенче чирекне балалар онлайн рәвештә өйдә торып тәмамлады. Аннары җәйге каникул башланды. Шул рәвешле күп бала хәзер парта артында утыру, көненә 5-6 дәрес укуның нәрсә икәнен дә онытып бетерде. Кабат мәктәп режимына ничек әзерләнергә?

Психолог Алсу Таҗиева белән балаларны укуга әзерләү хакында сөйләштек.

— Алсу ханым, озын—озак каникулдан килгәч, иң авыры — укучыны бер урында утыртудыр, мөгаен. Баланы ничек тик утырырга өйрәтергә?

— Баланы тик утырырга өйрәтеп булмый. Дөрес, кайберәүләр бу максаттан рәсем ясау, пазл, конструктор җыю кебек уеннар куллана. Алар балада күпмедер дәрәҗәдә түземлелек булдырырга ярдәм итә. Әмма ул бер урында тик утырырга өйрәнсен өчен баш миенең моның өчен өлгергән булуы да кирәк. Әлеге табигый процесс якынча 8 яшьләргә формалашып бетә. Шуңа күрә 5-6 яшьлек бала тыныч кына бер урында утырып тора алмаса, борчылырга җирлек юк. Ул шулай булырга тиеш. Мәктәпкә керер алдыннан бала акрынлап тик утырырга өйрәнәчәк.

— Баласы беренче сыйныфка укырга кергән ата—ана нәрсәләрне истә тотарга тиеш?

— Беренче сыйныфның төп бурычы — балада мәктәп тормышына, укуга мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Укырга, санарга өйрәтү дә, матур итеп язу да төп максат була алмый. Бала укырга йөрүдән тәм табарга тиеш. Моның өчен анда, иң беренче чиратта, укуга кызыксыну уятырга, аны кечкенә генә уңышлары өчен дә мактап, күңелен үсендерергә кирәк. Шуңа күрә беренче тапкыр кулына каләм тотып, «биш» саны дип ыргак ясап утырган сабыегызны башыннан сыйпап мактарга онытмагыз.

— Бала: «Мәктәпкә барасы килми!» — дип кырт киссә, ни эшләргә?

— «Мәктәпкә барасым килми!» — дигән балага, мәктәптә күңелле бит, сиңа анда ошаячак, әйдә сиңа яңа букча, яңа кием алыйк, ише үгетләүләр яудырудан файда юк. Мәктәпкә барасы килмәүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлки, бала мәктәпкә барырга курка яки чамадан тыш дулкынланадыр? Бу аңлашыла. Ничә еллар дәвамында балалар бакчасына йөреп, шул мохиткә ияләнгән, үзенә җан дуслар тапкан сабыйга хәзер инде яңа шартларга ияләшеп, яңа иптәшләр табарга, тәрбияче урынына укытучыны үз итәргә туры киләчәк. Мәктәптә «дүрт»кә-»биш»кә укырга кирәк, дигәннәрен ишетеп үскән бала: «Андый билгеләргә укый алмасам, «икеле» куйсалар?» — дип тә куркып калырга мөмкин. Баланы алдагы билгесезлек куркыта. Андый чакта аны: «Мин сине бик яхшы аңлыйм. Мәктәпкә бару баштарак бераз куркыта. Әмма мин сиңа ышанам. Авырлыклар килеп чыкса, һичшиксез булышачакмын», ише сүзләр белән тынычландырырга кирәк. Әйтелгәннәр сүздә генә калмасын. Баласы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән ата-анадан аеруча игътибарлы булу сорала. Бала мәктәпкә ничек ияләшә? Сыйныфташлары белән уртак тел таба аламы? Укытучысын үз итәме? Боларның берсе дә игътибардан читтә калмасын. Ата-ана балага терәк булуын, ярдәм кулы сузарга әзер торуын үз гамәлләре белән сиздереп торырга тиеш.

— Баланы кайчан курыкмыйча үзен генә мәктәпкә җибәрергә? Аңа йорт, фатир ачкычын кайчан ышанып тапшырырга була?

— Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бала кечкенәдән үк белеп үсәргә тиеш. Моның өчен иң элек шәхси чикләрне билгеләргә кирәк. Бала чит-ят кешедән әйбер алмаска, аның белән сөйләшмәскә, үз-үзеңә кагылдырмаска кирәклеген кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Ул әлеге кагыйдәләрне аңына сеңдергән булса, 5 нче сыйныфта инде аны курыкмыйча үзен генә мәктәпкә җибәрергә була. Ачкыч мәсьәләсенә килгәндә, анысын 1 нче сыйныфта ук курыкмыйча ышанып тапшырырга кирәк. Балага фатир ачкычын кайчан тапшырырга дигән сорауны, балага кайчан ышана башларга, дип аңлыйм мин. Балага һәрчак ышанырга кирәк. Бу аның үз-үзенә ышанычын арттыра. Ата-анасының ышанычын тойган бала аларның йөзенә кызыллык китерүдән куркып торачак.

— Бүген әби—бабайларның аеруча кадерле чагы. Оныклар тәрбияләшүдән тыш, баланы мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә илтү, каршы алу мәшәкате дә еш кына алар җилкәсенә төшә. Мондый шартларда өлкәннәр белән ничек уртак тел табарга?

— Әби-бабай оныкларны мәктәп, балалар бакчасына илтеп, каршы алырга бурычлы түгел. Иң беренче чиратта әнә шуны аңларга кирәк. Ата-ана өлкәннәрдән ярдәм сораган очракта да моның иң элек үтенеч икәнен аңларга тиеш. Ул һич кенә дә әмер бирү, таләп итүгә кайтып калмасын. Үтенечкә исә кеше колак салырга да, аны кире кагарга да мөмкин. Шуңа күрә әби-бабай тарафыннан «юк, ярдәм итә алмыйм» дигән җавап ишетсәң, ярсырга кирәкми. Өлкән буын вәкилләренең дә шәхси тормышы, үз кызыксыну-мавыгулары булырга тиеш. Моны аңлаган кеше күп кенә низаг, бәхәсләрне булдырмый кала ала.

- Мәктәп режимына ияләшүне нидән башларга?

Яңа уку елы башланырга, ким дигәндә, ике атна кала баланың көндәлек тормышын акрынлап мәктәп режимына күчерә башлагыз. Бу эшкә бер ай кала ук тотынсагыз, тагын да яхшырак. Эшне нидән башларга? Әйтик, балагыз каникул дәвамында иртәнге сәгать 9га кадәр йоклап өйрәнгән, ди. Укырга барганда исә 7дә үк торырга туры киләчәк. Шуңа күрә баланы һәр көнне 10-15 минутка иртәрәк уята башлагыз. Болай эшләгәндә ул яңа уку елы башланганчы тиешле вакытта уянырга күнегеп бетәчәк.

Йокы вакытын да акрынлап элеккеге халәткә кайтарыгыз. Кечерәк мәктәп укучылары кичкә сәгать 9-10нан да соңрак йокларга ятарга тиеш түгел. Өлкәнрәк балаларга исә кичке сәгать 10-10.30дан да соңрак калмау зарур.

Бала җәй дәвамында кулына китап тотып карамаган булса, акрынлап бу шөгыльгә дә вакыт таба башларга кирәк. Узган уку елында үтелгән темаларны кабатлап, биремнәрне кабат чишеп карау, текст күчереп язу да комачауламас. Бу баланың үз-үзенә ышанычын арттырачак. Мәктәптә өйрәнгән төп әйберләр хәтердә яңаргач, «онытмаганмын» дигән уй белән, тынычлап укырга барачак ул.

Шулай да, яңа уку елына әзерләнәбез, дип балага артык күп бурыч өяргә ярамый. Алда телгә алган шөгыльләрне дә, баланың гайрәтен чигермичә, уен рәвешендә генә башкарсаң хәерлерәк. Мәктәп программасын хәтердә яңарту өчен сәгатьләр буе утырырга да кирәкми. Моның өчен көненә, күп дигәндә, 15 минут вакыт җитә.

«1 сентябрьгә кадәр 10 көн» дип исемләнгән календарь төзеп куегыз. Бала андагы һәр биткә көн дәвамында мәктәпкә әзерлек өчен башкарган эшен («китап укыдым», «йокыдан бер сәгатькә иртәрәк тордым» һ.б.) язып, ертып барсын. Бу — баланы мәктәпкә әзерләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

- Мәктәп тормышына ничек әзерләнәсез?

Лилия Исмәгыйлева, Мамадыш районының Усали мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:

— Баланы мәктәп режимына балалар бакчасыннан ук әзерли башларга кирәк. Вакытында йокларга ятарга, вакытында йокыдан торырга бер көндә генә өйрәтеп булмый. Кайбер ата-ана, йоклатып булмый дип, баланы төне буе йөртә. Йокысы туймаган бала дәрестә игътибарсыз була, беренче дәресләрне йоклап утыра. Шулай ук баланы кушкан эшне вакытында төгәл эшләргә өйрәтү дә мөһим. Каникулдан килгәндә балалар алдагы елда алган белемнәрен оныта. Беренче чирек шул белемнәрне кабатлау, «онытылган» хәрефләрне искә төшерү вакытына әверелә. Балалары уку елы башыннан ук барлык көчкә укып китсен өчен, әти-әниләргә балалары белән китаплар укып, кушу-алу, тапкырлау-бүлү таблицаларын кабатларга киңәш итәм.

Гөлзар Вәлиева, блогер, дүрт бала анасы:

— Безнең көндәлек режим каникул чорында да мәктәп режимыннан әллә ни аерылмады. Балаларны кичке сәгать 10нан да калдырмый йокларга яткырабыз. Иртә яткач, йокыдан да иртә торалар. Шуңа күрә, укулар башлангач, режим мәсьәләсендә авырлыклар килеп чыгар дип уйламыйм. Анысы өчен күңелем тыныч. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп программасын хәтердә яңарту өчен баласын репетиторларга кадәр йөрткән ата-аналарга сокланам. Үзем дә шулай эшләр идем. Әмма август елдагыча вак-төяк мәшәкатьләр белән күз ачып йомган арада үтеп китә. Җәйнең соңгы көннәрендә ял итеп калырга тырышабыз.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса