Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Протоиерей Алексей Колчерин төзәтмәләр турында: үз киләчәгең өчен тавыш бирү мөһим

Дин тотучылар өчен Конституциядә «Аллаһы Тәгалә» сүзен искә алу мөһим, чөнки дәүләт илнең рухи бөтенлеге турында кайгыртуын күрсәтә.

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә Казан православие дини семинариясенең беренче проректоры протоиерей Алексей Колчерин катнашты. Ул Казанның Авиатөзелеш районының 60 нчы урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
«Һәр кеше өчен үзенең киләчәге, илнең һәм үз гаиләсенең киләчәге өчен тавыш бирү мөһим, дип саныйм. Моңа бик җитди карарга кирәк. Үз тавышыңны бирергә генә түгел, төзәтмәләр белән танышырга да, аларны игътибар белән укырга да кирәк. Бу гражданлык позициясе булудан тыш, һәркайсыбызны кайгыртучы чара да», - дип ассызыклады Алексей атакай.
Ул шулай ук дин тотучылар өчен Конституциядә "Аллаһы Тәгалә" сүзен искә алуның мөһимлеген билгеләде. Дәүләт илнең рухи бөтенлеге турында кайгырта, диде ул. Өстәвенә, бу барлык диннәргә дә кагыла.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә участокларга 357 меңнән артык кеше килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса