Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Профсоюзлар көнен каршылап

Узган җомга көнне "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе профсоюз оешмасының 60 еллыгына һәм Татарстан Республикасы профсоюзлары көненә багышлап "Юность" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Татнефть" ААҖ компаниясе төркеме профсоюз нәшатлыларының семинары булып узды. "Узган җомга көнне "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе профсоюз оешмасының 60 еллыгына һәм Татарстан Республикасы профсоюзлары көненә багышлап "Юность" ял...

"Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин семинарны ачып, быел "Елховнефть", "Бораулау" идарәләренең юбилейларын билгеләп үтүләрен искәртте. Мәгълүм булганча, данлы тарихка ия булган "Әлмәтнефть" идарәсе дә 60 еллыгын бәйрәм итте. Идарәнең тарихы профсоюз оешмасы белән үрелеп бара. Гомәр Кәримович "Әлмәтнефть" идарәсе профсоюз оешмасының РФ нефть, газ сәнәгате тармаклары һәм төзелеш хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты составында булганда да, хәзер компания профсоюз комитетында да һәрвакыт терәк булуын, әйдәп баручылардан саналуын әйтте, аның рәисләренә рәхмәтен җиткерде.

"Әлмәтнефть" идарәсенең профсоюз оешмасын соңгы елларда Раиф Сафин җитәкли. Аның билгеләп үтүенчә, "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару тресты төзелгән елда эшләүчеләр саны 416 кеше булган. Аякка басу чорында торак, электр энергиясе, нефть промыселы җиһазлары һәм аларны ремонтлау өчен базалар җитми. Бер үк вакытта нефть тә чыгарырга, кешеләрне нефть эшенә өйрәтергә һәм көнкүреш проблемаларын да чишәргә туры килгән. Барлык цехларда һәм бүлекчәләрдә дә профсоюз төркемнәре төзелгән. "Әлмәтнефть" 1954 елның декабрендә нефтепромысел идарәсе, 1970 елда нефть-газ чыгару идарәсе итеп үзгәртелә. Раиф Рафаэлович профсоюз оешмасының идарә хакимияте белән берлектә хезмәткәрләрне сәламәтләндерү һәм ял иттерү, балаларның җәйге ялларын оештыру, ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча социаль программаларны чишүен, яшьләр проектларына теләктәшлек белдерүен ассызыклады. Коллектив килешү нигезендә производство куркынычсызлыгы, эш шартлары тудыру, социаль ташламаларга кагылышлы һәм күп кенә башка юнәлешләр белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә. Идарәдә экологик торышны яхшырту буенча да максатчан эш бара. Ачык нефть амбарларының юк ителүе, суүткәргечләргә һәм нефтьүткәргечләргә ел саен капиталь ремонт уздырылу, чишмәләр төзекләндерелү һәм башкалар моның ачык мисалы. Чыгышта идарәнең төбәгебезнең инфраструктура үсешенә дә зур өлеш кертүе искәртелде. 1985 елдан алып идарә коллективы тарафыннан барлыгы 5000 мең квадрат метр мәйданда торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелгән. Мәгълүм булганча, "Татнефть"тә ипотека буенча торак төзелеше программасын тормышка ашыруда система төзелде һәм республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге буенча бердәм башкаручы заказчы итеп "Әлмәтнефть" билгеләнде. Идарәнең 200 ләп хезмәткәре әлеге программа нигезендә торак шартларын яхшырткан, аларның яртысына якыны - яшьләр. Быел 29 гаилә яңа фатирларга күчкән.

Раиф Сафин идарәнең алтын фонды булган хезмәт династияләре, хезмәт батырлары белән горурлануларын әйтте, идарәнең мәдәният һәм спорт казанышларына да тукталды. Профсоюз оешмасы хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә дә зур игътибар бирә. Быел гына да 378 хезмәткәр Россия һәм Татарстанның төрле сәламәтләндерү учреждениеләрендә булган, 42 бала "Ана һәм бала" программасы буенча дәвалану алган. Ветераннар һәм яшьләр дә ярдәм тоеп яши. Мисал өчен, финанс кытлыгы кичергән гаиләдән булган хезмәткәрләргә квартал саен матди ярдәм түләнә.

"Әлмәтнефть"нең профсоюз оешмасы рәисе булып ике дистә еллап эшләгән, хәзер ветераннар советын җитәкләүче Анатолий Бочкаревның да сөйләр сүзләре күп. Ул идарәдә лаеклы ялда булганнар белән бик күп чаралар уздырылуын бәян итте. Өлкәннәрнең проблемаларын ачыклау өчен даими рәвештә анкеталау үткәрелә. Шәһәрләр, истәлекле урыннар буенча оештырылган экскурсияләрне пенсионерлар көтеп ала. Быел беренче тапкыр эшләмәүче пенсионерлар арасында да спартакиада уздырылган. Анда 200 дән артык ветеран катнашкан. Ел саен "Иң яхшы цех ветеран оешмасы" бәйгесе игълан итү дә эшне тагын да камилләштерергә мөмкинлек бирә. "Традицияләрне елдан-ел тулыландырабыз", - диде Анатолий Бочкарев.

Идарәнең яшьләр комитеты рәисе Эльмира Газизова чыгышыннан күренгәнчә, "Әлмәтнефть"тә 760 яшь хезмәткәр исәпләнә. Компаниядә алып барылган яшьләр сәясәте аларның социаль-икътисади мәнфәгатьләрен яклауга, производство һәм җәмәгать эшенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Эльмира Өлфәтовна профсоюзларның да яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Профкомда яшьләр белән эшләү буенча комиссия төзелгән. Социаль яклауга, ял һәм спортка кагылышлы барлык проблемалар профсоюз белән чишелә. Компаниянең коллектив килешүе нигезендә быел идарәнең 80 яшь гаиләсе йорт җиһазлары алуга процентсыз 7200000 сумлык заем алган. Яшьләр ветераннар белән очрашуда, хәйрия акцияләрендә, өмәләрдә, яшелләндерү эшләрендә дә актив катнаша. Балалар йортының чыгарылыш укучыларына даими шефлык итәләр. 2011 елда "Әлмәтнефть" идарәсенең яшьләр оешмасы компания буенча иң яхшысы дип табылган. Чыгышы азагында Эльмира Газизова "Татнефть" ААҖ, үз идарәсе профсоюз комитетларына барлык башлангычларда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, профсоюз эшчәнлегенең хезмәт коллективлары тормышыннан аерылгысыз булуын искәртте.

Семинарга йомгак ясап, Гомәр Яруллин профсоюзларның хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен кайгырту өчен РФ законнарыннан файдаланып барысын да эшләвен, аларга белдергән ышанычны аклауларын җиткерде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса