Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Проблемалар да, бурычлар да бар

1 ноябрьдә территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының ел саен халык белән уздыра торган отчет җыелышлары башланып китте. Аңа стартны 1 нче ТОСМСның баш предприятиесе "УК "Система-Сервис" ҖЧҖ бирде.

1 нче ТОСМС биләмәсендә 27 торак йорт урнашкан. Биредә 6 меңгә якын кеше гомер кичерә, төрле милек формасындагы 37 предприятие эшли. ТОСМС рәисе урынбасары З.Ф.Хисмәтов докладында билгеләп үткәнчә, агымдагы ел дәвамында "УК "Система-Сервис" ҖЧҖ һәм җирле үзидарә Советы составына кергән шәхси предприятиеләр тарафыннан территорияне төзекләндерүгә, шефлык ярдәме күрсәтүгә, мәдәни-масса һәм спорт чаралары уздыруга 3 миллион сумнан артык акча тотылган. Балаларның буш вакытларын файдалы итеп уздыру өчен микрорайонда 18 түгәрәк, 17 спорт секциясе эшли. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән нәтиҗәле эш алып бару өчен ТОСМС каршында ветераннар советы оештырылган. Аның эшчәнлеге өлкән буынга карата игътибарны арттыруга юнәлтелгән. Баш предприятие һәм "Нефтесервис" ЯАҖ милициягә ярдәм итү буенча эшче отряды штатын тота һәм дежурлык итүгә автотранспорт бүлеп бирә.
Зирәк Фәндәсович шәһәрнең елдан-ел матурлана баруында шәһәр һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең тырышлыгы зур булуын искәртте. "Татнефть" компаниясе ел саен ишегалларын төзекләндерүгә саллы гына акча бүлеп бирә.
2011 елда 1 нче ТОСМС территориясен төзекләндерүгә 1 миллион 300 мең сум акча бүленгән. Әлеге сумма тулысынча үзләштерелгән, планлаштырылган эшләр тулы күләмдә башкарылган. Баш предприятие тарафыннан 15 нче мәктәпкә дә ярдәм күрсәтелгән. 34 нче балалар бакчасы да игътибар тойган. "Татнефть" тарафыннан 23 нче балалар бакчасына 5 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылган. Агымдагы елда ТОСМС территориясендә 13 авария хәлендәге агач киселгән. "УК "Система-Сервис" ҖЧҖ "Надежда" ҖЧҖ һәм 15 нче мәктәп белән берлектә микрорайон территориясенә 200 төп агач утырткан. "Шәһәрдә узган өмәләрдә, экологик җомгаларда безнең микрорайонда урнашкан барлык предприятие актив катнашты. Киләсе елда да мөмкинлекләрдән чыгып, төзекләндерү эшен, чараларга шефлык итүне дәвам итүне планлаштырабыз", - диде З.Ф.Хисмәтов.
Җыелышта 1 нче ТОСМС биләмәсендә торак хезмәтен күрсәтү белән шөгыльләнүче "Надежда" ҖЧҖның да отчеты тыңланды. Җәмгыятьнең башкарма директоры Л.Г.Бәдретдинова халыктан кергән акча- ларның максатчан тоты- луын, моңа торак-коммуналь хуҗалык депар- таментының, йортлар буенча җаваплы итеп сайланган кешеләрнең контрольлек итүен ассы- зыклады. Агымдагы елның 9 ае өчен агымдагы ремонт планы 100 процентка үтәл- гән. Быел торак йортларда хәтта кайнар су белән тәэмин итү системасы да юдыртылган. Барлык йорт- ларга да җылылыкның исәбен алучы прибор ур- наштырылган, хәзер кай- нар су буенча да счетчик кую эше бара. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, "Надежда" ҖЧҖ ишегал- ларын яшелләндерүгә дә зур игътибар бирә. Тырышлыкның нәтиҗәсе хакында шәһәр күләмендә үткәрелә торган бәйге- ләрдә призлы урыннар яулау сөйли. Җәмгыять узган ел иң яхшы идарәче компания бәйгесендә өченче урынны алды. "Надежда" хәйриячелектән дә читтә калмый. Быелның 9 аенда 117866 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Әмма шулар белән беррәттән, җыелышта катнашучылар күтәргән сорауларга кара- ганда торак йортларда хәл итәсе проблемалар да бар әле. Бу урында бурыч хакында искәртеп китү дә комачау итмәс. Торак хезмәтенә генә 9 ай өчен 1604513 сум бурыч кайтарылган. Әле монда су һәм җылылык өчен булган бурыч кертелмәгән. Бүген суд приставларында 27 эш бар. Октябрь аенда 7867751 сумга 115 дәгъва җибәрелгән.
Район башкарма коми- теты җитәкчесе урын- басары В.И.Самойлов җыелышка йомгак ясап, күтәрелгән проблемалар белән килешүен белдерде һәм аларны чишәргә кирәклегенә күрсәтте. Шулай ук яшәүчеләрне шәһәр һәм район яңалыклары белән таныш- тырды, сорауларга җавап бирде.
И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса