Президент машинасын сәпидкә алыштырган
Рөстәм Миннеханов бүген эшкә сәпидтә, Илдар Халиков җәяү килгән.
Шулай итеп алар, "Автомобильсез бер көн" акциясенә хәерхаһлы булуын белдерде. Президент сүзләренчә, ул акция уңаеннан гына түгел, эшкә еш кына велосипедта йөри икән. "Сәламәтлек өчен файдалы, башкаларга да киңәш итәм", ди республика җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа