Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Правасыз килеш руль артына утырган

7 июнь көнне Яңа Михайловка - Яңа Кәшер юлында ВАЗ-2109 автомобиленең 1988 елгы йөртүчесе ярамаган урында тизлекне арттыра.

Машина каршы як полосага килеп төшә. Сарман районында яшәүче машина йөртүче һәлакәт урынын калдырып китә. Аның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана.

Машинадагы ике пассажирга да ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Җәлил бистәсендә яшәүче 1999 елгы кыз "Татнефть" медсанчастенең травматология бүлегенә озатыла. Ә 1993 елгы пассажирга амбулатор дәвалану курсы узарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса