Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полициянең законсыз гамәлләре өчен 20 мең сум компенсация биргәннәр

Полиция бүлегеннән сәламәтлегенә каты зыян алып чыккан Илдар Ситдиковка компенсация күләмен 85 тапкырга киметкәннәр.

Казанның Яңа Савин районы суды Финанслар министрлыгына мораль зыян өчен Ситдиковка 20 мең сум компенсация түләүне йөкләгән. Иск гаризасында Ситдиков полиция тоткарлавы, сәламәтлегенә зур зыян салулары һәм аны кыйнау вакыйгасын нәтиҗәсез тикшерүләре өчен 1,7 млн сум компенсация таләп иткән була.
Илдар Ситдиковны узган елның февралендә тоткарлыйлар һәм ул "Савиново" полиция бүлегенә китерелә. Биредә 18 сәгать утыра. Бүлектән Ситдиков "баш миенә авыр зыян килү, маңгай, уң яу түбәсендә, чигәсендә кискен субраль гематома. Уң як миендә гематома. Күз тирәләрендә күгәрү һәм кан салу. Баш артында авыр яра" диагнозы белән хастаханәгә озатыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса