Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция югалган кызны эзли

"Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе хәбәрсез югалган 15 яшьлек Никифорова Виктория Олеговнаны эзли.

Кыз 4 февраль көнне өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Карап торышка аңа 14-15 яшь, буе 155-160 см, чәчләре коңгырт-сары, җилкәсенә кадәр төшеп тора, күзләре коңгырт-кара. Өеннән чыгып киткәндә өстендә куе кызыл төстәге капюшонлы куртка, карасу төстәге чалбар була.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, югалганнан соң кызны хокук саклау органнарыннан качып йөрүче 1982 елгы Олег Тихонов белән бергә республиканың Түбән Кама, Зәй, Әлмәт районнарында күргәннәр. Бу затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылар (843) 291-40-44, 291-40-45, 291-29-74 телефоннары буенча хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса