Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция хезмәткәрләрен кыйнаганнар

Юл-патруль службасы хезмәткәрләре тикшерү өчен "Деу Нексия" автомобилень туктатмакчы була.

Казанның Нариман урамыннан баручы әлеге машина белән хатын-кыз идарә итә. Ул машинасын туктатмый, баруын дәвам итә. Әлбәттә инде, аның артыннан полиция экипажы куа башлый. Гүзәл зат һәм тагын ике ир-ат утырган автомобиль ерак китә алмый, бер чатта аларны тоткарлыйлар. Шоферга карата административ материал төзегән арада теге ике егет полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә башлый. Бер полиция хезмәткәре хәзер шифаханәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса