Полиция хезмәткәрләре Гостехнадзор идарәсе бүлеге җитәкчесен тоткарлаган
Ул ришвәт алуда шикләнелә.
Яр Чаллы һәм Тукай районнары буенча бүлекләрнең берсендә җитәкче булып эшләүче законсыз 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк алуда гаепләнә. Полициягә бер кеше килеп 30 яшьлек начальникның үзйөрешле машина паспортын торгызу буенча хезмәт күрсәтү өчен 20 мең сум акча таләп итүен сөйли. Акча алган вакытта чиновникны кулга алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа