Полиция хезмәткәре гаеплеме, әллә сугыш чукмарымы?
Чистай полиция хезмәткәрләре үзләренә пычак белән янаган берәүнең аягына атып "тынычландырганнар".
Сугыш чукмарына якын килү куркыныч булган, ул кисәтүләргә игътибар итмәгән. Бер полиция хезмәткәре аның аягына атарга мәҗбүр булган. Яраланган ир-атны шунда ук хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта Чистайның полиция бүлегендә бу очракта хезмәткәрләргә корал кулланырга яраганмы, юкмы икәнлеген тикшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа