Полиция бүлеге башлыгы һәм кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Әлмәттә гражданнарны кабул иттеләр
29 апрельдә ТОСМС-1 бинасында Әлмәт районы полиция бүлеге башлыгы полиция полковнигы Дамир Гарипов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.
Кабул итүдә шулай ук Татарстанда кеше хокукларын саклау буенча вәкилнең Әлмәт районындагы ярдәмчесе Фәрхәт Сафин катнашты.
Кабул итүгә 7 кеше язылган иде. Полиция башлыгы шәһәр кешеләренең сөйләгәннәрен, зарларын тыңлады, полиция хезмәтләре эшенең сыйфатын яхшырту турында аларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен игътибарга алды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да борчыган сораулары уңаеннан тулы җавап бирелде. Кайбер мәсьәләләрне полиция бүлеге башлыгы шәхси конрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа