Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полицейскийлар бәйрәм итте

Һәр елны шәһәр һәм район Сабантуйлары көннәрендә полицейскийларга хезмәт урыннарында булырга туры килә. Шуңа күрә аларның үз корпоратив бәйрәмнәрен үткәрүләре традициягә әйләнде.

Быел да бәйрәм күтәренке рухта, матур узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов ачып җибәрде һәм үз чыгышында тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде, Әлмәт муниципаль районы исеменнән бирелгән алты Мактау грамотасын ияләренә тапшырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов та фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән полиция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Быелгы поли­цейскийлар Сабантуенда традицицон ярышлар да, милли рухтагы бил алышулар да бик кызыклы булды. Капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, армрестлинг, аркан тартышу, күзне бәйләгән килеш чүлмәк вату төрләрен тамаша­чылар аеруча яратып карадылар. Сабантуйның төп ярышы - билбаулы милли көрәш тә күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

Менә Сабантуйга йомгак ясар вакыт та килеп җитте. Абсолют батыр булып ДПС инспекторы Артур Рәхимов калды. Җиңүчегә 45 мең сум торган телевизор һәм традицион тәкә тапшырылды.

Сабантуйга багышлап бик матур концерт программасы да әзерләнгән иде. Мәртәбәле кунаклар һәм тамашачылар алдында татар эстрадасының күренекле яшь җырчысы Мөнир Рахмаев үзенең күркәм җырлары белән күңелләргә дәрт өстәде, хезмәттә яңа уңышларга рухландырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250