Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар поликлиникасында 5 яшьлек кыз кыерсытылган

Әлмәтлеләр шәһәр проблемаларын чишүне "Халык контроле" системасы аша тизләтмәкче.

Апрель-май айларында системада шәһәр һәм район халкыннан 167 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуларның 62 се "заявка үтәлде" дип тамгаланган. 61е - "планлаштырылган", 31 мөрәҗәгатьтә "эш башланды" дигән билге тора. 13 заявканы кире какканнар. "Кире кагу" турындагы статуслар хөкүмәт рәисе тарафыннан тәнкыйтьләнгәннән соң, "планлаштырылган" дигән тамга ешрак кулланыла башлады. Ни әйтсәң дә, "кире кагу" түгел, ә хәл итүне берничә елга сузарга мөмкин.

"Халык контроле"нә язучы әлмәтлеләр юллар һәм тротуарлар сыйфаты, бигрәк тә ишегалларындагы сикәлтәләргә, урамдагы утсызлыкка, тиешсез урында калдырылган һәм еллар дәвамында бер мәртәбә дә кабынмаган, тутыккан машиналарның хәрәкәткә комачаулавына, ачык коеларга зарлана. Авыл халкы нигездә чүп өемнәреннән канәгать түгел. Кичке сәгать уннан соң алкоголь сату, элемтә сыйфаты, урноларга кытлыкны тәнкыйть итүчеләр дә бар.

Арада күнегелгән шикаятьләрдән нык аерылганнары да очрый. Шундыйларның берсе һәм иң күп яклау тапканы - балалар һәм өлкәннәрнең яратып ял итә торган шәһәр паркында күңел ачу, уен аттракционнарының гел түләүле булуы турында. "Һәр кешенең дә хәленнән килми, түләүсез балалар мәйданчыклары комплексы да төзергә кирәк", - дип яза Лилия исемле әлмәтле. Аның бу үтенечен яклап 50 дән артык кеше тавыш калдырган. Ләкин әлеге мөрәҗәгатьтә "кире кагылды" дигән тамга тора. "Хезмәтләр өчен бәя предприятиеләр һәм юридик затлар тарафыннан базардагы сорауга һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына, үзкыйммәтенә карап билгеләнә" дип аңлатканнар. Җавап тотучы башкарма комитет парктагы аттракционнарга альтернатива буларак ишегалларындагы балалар мәйданчыкларын тәкъдим итә.

Балалар поликлиникасында саклык чараларының канәгатьләнерлек булмавы, атап әйткәндә, видеокүзәтү юклык турында үзен Сергей дип таныштыручы мөрәҗәгать калдырган. Аның сүзләренчә, апрель ахырында поликлиникада билгесез берәү 5 яшьлек кызны кыерсыткан. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларынча, хәзерге вакытта бинада "Һәркем үтеп керерлек тирәлек" программасы нигезендә төзекләндерү бара, октябрь аена кадәр эшләр тәмамланырга тиеш. Шулай ук поликлиника 6 камера белән җиһазландырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса