Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поездда күршесенең акчасын урлаган

Лениногорск районыннан берәү Нижневартовск-Самара поездында плацкарт вагонда янәшә утырып баручы адәм белән таныша. Алар икесе дә командировкадан кайта торган булалар.

Бергә эчеп алганнан соң, күршеләрнең берсе икенчесенә бераз акча белән кайтуын әйтә. Ул йоклап киткәч, тегесе аның куртка кесәсеннән 50 мең сум акчасын урлый. Һәм шунда ук поезддан төшеп калырга уйлый. Чиләбе станциясендә төшеп, әлеге акчага кәрәзле телефон һәм алтын балдак сатып ала. Калган сумманы - 42 мең сумны аннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре тартып ала. «Урлашу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Татарстанлының элек тә хөкем ителгәне булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса