Подъездда баласын ташлаган ананы акылга зәгыйфь дип табулары ихтимал
Аңа суд-психиатрия экспертизасы билгеләнде.
Хәзерге вакытта Наталья Манжола - тикшерү изоляторында. 3 гыйнвар көнне табып алынган 2 яшьлек Даниил әле дә Казанның 18 нче балалар шифаханәсендә тәрбияләнә. Озак вакыттан соң полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан ана ике маддә буенча гаепләнә: тиешле рәвештә тәрбияләмәү һәм баланы куркыныч астында калдыру.
16 гыйнварда суд хатынны 12 марткка кадәр сак астында калдырырга дигән карар чыгарды. Бүген Манжолага суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа