Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пионерлар истәлегенә аллея булдырылды

Быел Пионериягә 90 ел тула. Әлеге истәлекле датага багышлап балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йорты каршында Әлмәт муниципаль районы Балалар Думасы депутатлары һәм пионер хәрәкәте ветераннары "Пионериягә - 90 ел" аллеясын булдырды, 30 миләш агачы утыртты.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йорты директоры Н.Беляева юбилейлы дата уңаеннан үзәктә бик күп чаралар оештырылачагын җиткерде. Шуның тәүгесендә әлеге хәрәкәт тагын бер тапкыр мәңгеләштерелде һәм туган калабыз яшелләндерелде.

- Пионерия миндә дә чагылыш таба. Чөнки ул еллар аша безнең хәрәкәткә килеп тоташа. Шәхесне формалаштыруда аның әһәмияте зур. Пионерия хәрәкәте рухи яктан та, физик яктан да үсеш алуга этәргеч ясаган. Хәзер спорт, сәламәт яшәү рәвеше алып бару комитетлары эшли. Без элеккеге кебек балалар һәм яшьләр арасында аларны пропагандалау буенча актив эшчәнлек алып барабыз. Бүгенге гамәл исә үз чиратында шулай ук тәрбияви чара булып тора, - дип фикерләре белән уртаклашты Әлмәт муниципаль районы балалар иҗтимагый оешмалары советы рәисе Нурислам Гобәев.

Пионерия көне уңаеннан оештырылачак чараларның чираттагысы - үзәктә пионер хәрәкәте музее ачу. Ветераннар аны якын итеп Совет балачагы музее дип атый. Шулай ук үзәктә балалар иҗтимагый оешмалары фестивале дә узачак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250