Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә пенсия билгеләү гадиләштерелде

РФ Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсия билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында апрельдән июль айларына кертелгән вакытлы чараларны озайтты.

Сорау-җавап

Бүгенге вәзгыять кеше күпләп була торган урыннарга йөрмәскә киңәш итә. Пенсия түләүне сорап идарәгә бармасаң да буламы?

Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълүматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү дә ай ахырына кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.

Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Әлеге төр гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта пенсия гражданнарның ризалыгы буенча Пенсия фонды базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълүматларга таянып билгеләнә. Пенсия яшенә җитеп килгән гражданнарның шәхси исәп-хисап счетларына хезмәт стажы һәм эш хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алынучы иминият булмаган чор турындагы мәгълүматлар туплау да Пенсия фондының территориаль органнарында вакытыннан алда әзерлек эшләре алып барылу хисабына башкарыла. Бу исә агымдагы елның апреленнән июленә кадәр күпчелек пенсияләрне читтән торып билгеләргә мөмкинлек бирә, димәк, пенсионерга клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Кешенең пенсия түләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгы алына, бу махсус актка теркәлә. Әлеге документ нигезендә пенсия билгеләү буенча гариза языла һәм аны билгеләү процессы эшли башлый.

Әниебезгә шушы көннәрдә 80 яшь тула. Аның пенсиясенә өстәмә түләү караламы?

Билгеле булганча, 80 яше тулган пенсионерлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Быел аның күләме 11 372,5 сум тәшкил итә. Апрельдән июль ахырына кадәр фондның территориаль органнары 80 яше тулган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы пенсионерларны проактив рәвештә ачыклыйлар. Бу эш пенсионерларга пенсиянең файдалырак вариантын куллануны ачыклау максатында башкарыла. Пенсиянең аерым төрен билгеләү турындагы карар пенсионердан дистанцион юл белән алынган ризалык нигезендә чыгарыла.

Ышаныч кәгазен озайту кирәкме?

Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, Закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Июль ахырына кадәр әлеге тәртип туктатыла һәм ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү дәвам иттерелә.

Яшәү урынын раслату зарурмы?

Даими пропискасы булмаганнар пенсия билгеләү өчен яшәү урынын күрсәтеп, гариза белән мөрәҗәгать итә һәм ул елына бер тапкыр язылырга тиеш иде. Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатыла, пенсионерларга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Ана капиталы хисабына айлык түләүләрне кайчанга кадәр алырга мөмкин?

Ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә бу айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1октябрьдә чыккан очракта, акча автомат рәвештә күчереләчәк.

Пенсия фонды идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса