Пенсиягә 65 тән чыгуны хупладылар
РФ Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын хуплады.
Әмма бу һәркемгә дә түгел, ә дәүләт хезмәтендәгеләргә генә кагыла.
Шулай итеп, дәүләт хезмәткәрләренә дәүләт гражданлык хезмәтендәге минималь стаж елларын акрынлап арттыра барачаклар. Аны 15 елдан 20 елга кадәр, ә пенсиягә чыгу яшен 60 тан 65 кә кадәр арттыралар. Анысы да кисәк кенә түгел, ә һәр ел саен яртышар елга арттырылып, 65 кә кадәр җиткереләчәк.
Халыкның калган категорияләренә бу әлегә КАГЫЛМЫЙ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа