Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия яшендәге әлмәтлеләрне эштән азат итә алмаячаклар

Дәүләт Думасы каравына пенсия алды яшендәге, ягъни лаеклы ялга чыгарга 2 ел калганнарны кыскартуны тыю турында закон проекты кергән.

Бүгенге көндә Хезмәт кодексында кайбер категория гражданнарга өстенлекләр каралган. Мисал өчен, квалификация һәм җитештерүчәнлек тигез булган очракта карамагында 2 һәм аннан да күбрәк кеше булганнар; шулай ук гаиләсендә башка эшләүче булмаган затлар; шушы хезмәт урынында имгәнү яки профавыруга дучар булучылар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, эш бирүче юлламасы белән хезмәт урыныннан аерылмый гына квалификация күтәрүчеләргә өстенлек бирелә. Закон проекты якланса, бу исемлеккә пенсия алды яшендәгеләр дә өстәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса