Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова турыдан-туры элемтә уздырды

Аның барышында шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрдән шактый сорау керде. Аларның күпчелегенә мәгълүматлар базасыннан файдаланып, шунда ук җавап кайтарылды. Сезне әлеге сорау-җавапларның кайберләре белән таныштырып үтәбез.

- Яшәү урыны үзгәргән очракта, мисал өчен, Казанга күчкәндә пенсияне саклык банкы аша алуны дәвам итү өчен нишләргә, кая барырга кирәк?

- Яңа яшәү урынында теркәлмәгән килеш тә биредәге Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Пенсияне шулай ук элеккеге тору урыны буенча саклык кенәгәсе аша тоткарлыксыз ала аласыз. Әмма елына бер тапкыр Пенсия фонды идарәсенә барып билгеләнеп кайтырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

- Сугыш чоры балаларының пенсияләренә өстәмә бармы?

- Гамәлдәге "Иминият пенсияләре турында"гы 400 санлы Федераль законда (28.12.2013 ел) сугыш чоры балалары пенсияләренә өстәмә каралмаган. Аларга пенсия гамәлдәге закон нигезендә исәпләнә.

- Агымдагы елның 1 февраленнән пенсияләр күпмегә индексацияләнә һәм пенсияләрнең бар төре дә артачакмы?

- Әйе, быелның 1 февраленнән барлык иминият пенсияләре 1,114 коэффициентына индексацияләнде. Хезмәт пенсияләре, шулай итеп, 11,4 процентка арта. Иминият пенсиясенең барлык күләме дә артачак. Тупланма өлешкә индексация каралмаган. 1 апрельдән дә РФ хөкүмәте карары нигезендә пенсияләрне арттыру көтелә.

- Минем пенсиямнән ай саен 5 мең сум акча тотып калалар. Бу законлымы, юкмы?

- Сезнең түләүләр буенча бурычыгыз бар. Суд приставлары хезмәте карары нигезендә бурыч түләп бетерелгәнчегә кадәр ай саен пенсиягезнең 50 проценты күләмендә акчагыз тотылып барылачак.

- Минем "Хезмәт ветераны" исемем бар. Әлеге исемнең пенсиягә өстәмә түләүдә роле бармы?

- Бүген без таянып эшли торган пенсия закончалыгы хезмәт ветераннары пенсиясенә өстәмәләр карамаган.

- Миңа быелның 1 гыйнварында 80 яшь тулды. 80 яшь өчен пенсиягә өстәмә кайчаннан түләнә башланачак?

- Сез туендыручысын югалтучы буларак иминият пенсиясе аласыз. Әлеге төр пенсия алучыларның акчаларына 80 яшь тулгач, өстәмә түләү каралмаган. Сезгә картлык буенча пенсия билгеләүләрен сорап гариза язу өчен Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәк.

- Дустым Әлмәттә теркәлгән, ә үзе Лениногорскида яши. Февраль аенда аңа 55 яшь тула. Пенсия билгеләүләрен сорап гаризаны аңа кайда язарга?

- Россия Федерациясе гражданнарына картлык буенча иминият пенсиясе чынлыкта яшәү урыны буенча билгеләнә. Шуңа күрә дустыгызга Әлмәткә килүнең кирәге юк. Ул гаризаны Пенсия фондының Лениногорскидагы идарәсенә дә бирә ала.

- Зур стажга ия кешеләрнең пенсияләрен арттыралар икән дип сөйлиләр, бу дөресме? Минем хезмәт стажым - 52 ел.

- Бу сүзләр дөрес түгел. Гамәлдәге пенсия закончалыгында 40 елдан артык эш стажы өчен пенсия арттыру каралмаган. 80 яше тулмаганнарның да пенсияләре арттырылмый.

- Мин зур эш хакы алып эшләдем, шуңа да карамастан, пенсия акчам җыештыручыныкына караганда нибары бер мең сумга гына артык. Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә кабаттан исәп-хисап ясаламы?

- Пенсиягә чыкканда шәхси персональләштерелгән мәгълүматлар буенча 2000-2001 нче еллардагы эш хаклары исәпкә алына. Ләкин эш хаклары буенча чагыштырма 1,2 дән дә арттырылмый. Стаж 2002 елның 1 гыйнварына булган торыш буенча санала, аннан эш бирүченең индивидуаль исәп-хисап счетына күчергән иминият взнослары суммасы исәпләнә. Һәр елның 1августыннан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертелә. Моның өчен гариза язарга кирәкми.

- Югары уку йортында укыган чор эш стажына керәме?

- Пенсия закончалыгында укыган елларны пенсиягә хокукны билгеләү өчен стажга кертү турында әйтелгән. Ләкин бу чор пенсия күләмен санаганда исәпләнми.

- Ирем инвалидлык буенча пенсия ала. Иҗдивенец булуын исәпкә алып, пенсияне яңадан исәпләтә алабызмы?

- Иждивенец булган очракта ирле-хатынның берсенең зуррак күләмдәге пенсиягә хокукы бар. Берегезнең чынлыкта тәрбиядә булуыгыз Пенсия фонды идарәсе тарафыннан билгеләнә. Бу вакытта тәрбиягә бирелгән сумма аның кеременнән күбрәк булу шарт.

- Иремә инвалидлык биргәч, минем пенсиядән аны тәрбияләгән өчен түләнүче өстәмәне алдылар. Хәзер ирем үлде. Пенсиядән алынган акчаларны кире кайтарырлар микән? Эш стажым 45 ел, ә пенсиям бик аз.

- Сезгә тәрбиягездә - иждивениедә булган ирегез исәпкә алынып, пенсиянең югары дәрәҗәдәге база өлеше билгеләнгән иде. Ирегезгә инвалидлык бирелеп, аңа ай саен түләү билгеләнгәч, сезнең пенсиядән югары күләм алынды. Шулай итеп пенсия күләме кимеде. Тәрбияләнүче исәпкә алынып каралган югары күләмле пенсия пенсионерга гомерлек итеп билгеләнми, ә бәлки гаиләдә хезмәткә яраксыз кеше иждивениедә булган вакытка гына.

- Инвалидлык буенча пенсия алам. Агымдагы елның 14 гыйнварында 55 яшь тулды. Миңа 5700 сум пенсия бирделәр. Пенсиямнең күләме артыр микән, әллә кимерме?

- Инвалид 55 яшькә җитү сәбәпле, аңа инвалидлык буенча пенсия 13 гыйнварга кадәр генә түләнде. Пенсиягә картлык буенча өстәмә - 14 гыйнвардан 31 енә кадәргесе февраль пенсиясе белән түләнәчәк.

- Мин март аенда пенсиягә чыгам, 55 яшь тула. Әле бер тапкыр да Пенсия фондына идарәсенә бармадым. Миңа нишләргә? "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре " исеме пенсиягә өстәмә бирәме?

- Сезгә пенсия билгеләүләрен сораган гаризаны 55 яшь туларга бер ай калгач язарга кирәк булачак. Министрлар Кабинетының 330 нчы карары нигезендә сезнең эш урыныннан Пенсия фонды идарәсенә элемтәнең якланган каналлары буенча электрон макет җибәрергә тиешләр. Икенче сорауга килгәндә, атказанган исем өчен пенсиягә өстәмә каралмаган.

- Минем пенсиянең күләме хезмәттәшләремнекенә караганда кимрәк. 2000 елда дүрт ай дәвамында больничныйда булган идем, бәлки аның тәэсире булгандыр?

- Авырып, вакытлыча эшкә яраксыз булу пенсия күләменә берничек тә йогынты ясый алмый. Бәлки 2002 елдан Пенсия фондына күчерүләр аз булгандыр яисә 2000-2001 елларда түбән эш хакы (2000 сумнан азрак) алып эшләгәнсездер.

- Гражданлык-хокукый рәвештәге килешү буенча эшләү стажга керәме?

- Стажга эш бирүчеләрнең Пенсия фондына акча күчерүләре булган хезмәт чоры кертелә.

- 3 ел зарарлы эш стажым бар. Аның белән вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинме? Биш еллык эш хакы турында белешмә исән, ә менә хезмәт кенәгәсен югалттым. Миңа нишләргә?

- Ташламалы стажга 3 ел гына җитми, ул вакытыннан алда пенсия билгеләргә хокук бирми. Сезгә Пенсия фонды идарәсенә килергә һәм тикшерү, пенсиягә хокукны билгеләү өчен пенсия эше макетын тапшырырга кирәк.

- Эшләүче пенсионерларның пенсияләренә агымдагы елның 1 августыннан төзәтмә ничек кертеләчәк: иске закончалык буенчамы, әллә яңасы нигезендәме?

- Гариза язарга кирәк булмаган әлеге төзәтмәләр быел иске тәртипкә кертеләчәк. Ә инде 2016 елның 1 августыннан барлык эшләүче пенсионерлар да пенсияләренә 100 дән 200 сумга кадәр өстәмә алачаклар.

- Мин пенсияне дәүләт софинанславы программасында катнаштым. Бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап быел мөрәҗәгать итә аламмы?

- Пенсияне дәүләт финанславы программасы булачак пенсиянең тупланма өлешен арттыруда зур мөмкинлек тудыра. Чөнки син тупланма өлешкә күпме акча күчерәсең (елына 2 меңнән 12 мең сумга кадәр), хөкүмәт тә шуның кадәр өлеш кертә. Программага керү турында 31 декабрьгә кадәр гариза язарга кирәк. Әгәр сез бу программада катнашып үз тарафыгыздан взносны 2014 елда түләгәнсез икән, быел түләү сорап мөрәҗәгать итә аласыз.

- Без ана капиталына ия. 12 мең сумын алган идек инде. Тагын 20 мең сумны алырга мөмкинме? Чөнки мин - 5 бала анасы, акча бик кирәк иде.

- Сезгә ана капиталының 20 мең сумы бирелмәячәк. Бу хакта хөкүмәтнең карары юк.

- Без авылда йорт төзи башладык. Шәһәрдә дә фатир кирәк булып чыкты. Ана капиталы акчаларын ике объектка да тотарга мөмкинме?

- Әлбәттә, ана капиталы акчасын бүләргә була. Мәсәлән, акчаның бер өлешен торак йорт төзүгә, икенчесен фатир сатып алуга. Шулай ук бер өлешеннән файдаланып, икенчесен соңракка калдырырга да мөмкин. Әмма шунысын да искә төшереп узабыз, ана капиталыннан гаиләдә икенче бала тууга яки уллыкка-кызлыкка алуга 3 ел вакыт узгач кына файдалана башларга була. Әгәр торак алуга яки өй төзелешенә алынган кредит-займнар буенча төп бурычны яисә процентларны түләргә кирәк икән, бу очракта ана капиталы акчаларыннан баланың ничә яшьтә булуына да карамастан, файдаланырга рөхсәт ителә.

- Ана капиталын автомобиль алуга тотарга ярыймы? Мин балаларны ялгызым гына үстерәм, аларны йөртер өчен машина бик кирәк.

- Закон тарафыннан ана капиталын машина алуга тоту каралмаган. Әлеге акчалар торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, дәүләт сертификаты алган хатын-кызның булачак пенсиясен формалаштырырга тотарга гына ярый.

- Ана капиталы күләме ел саен артып тора. Быел ул күпме икән?

- 2015 елда ана капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса