Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды башлыксыз калды

Пенсия фондының ТР буенча бүлеге управляющие Марсель Имамов җомга көнне хезмәттәшләре белән хушлашкан - отставкага киткән. Бу турыда «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Имамов ТР буенча Пенсия фондында урлашулар буенча тикшерү башлангач халык теленә кергән иде. Сентябрь азагында Имамовны һәм аның кул астындагыларны тоткарлау ихтималы турында хәбәрләр күренде.

Тикшерү яшерен төстә алып барыла. Әмма Имамовтан шаһит буларак сорау алулары, аның урынбасары Андрей Яськоның өй арестында булуы, шулай ук эшмәкәрләр Дмитрий Овечкин һәм Андрей Тухтаркинның кулга алынуы мәгълүм булды.

Җинаять эше эре күләмдә мошенниклык факты буенча кузгатылган. Гаепләнүчеләргә 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 млн сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса