Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ законнарына "пенсия алды яше" төшенчәсе кертелә

Пенсия яшенә җитмәгән кешеләргә нинди ташламалар һәм гарантияләр барлыкка киләчәк?

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек пенсия яшенә җиткәч бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклана: 

  • бушлай дарулар 
  • транспортта ташламалы йөрү, 
  • капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, 
  • милек һәм җир салымнарыннан азат итү һ. б. 

2019 елдан пенсионерлар өчен шулай ук ел саен диспансерлаштыруга бәйле яңа ташламалар һәм хезмәт белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләре кертелә. Эш бирүчеләргә карата пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне эштән азат иткән яки аларны эшкә алудан баш тарткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Эш бирүчегә шулай ук ел саен пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә хезмәт хакын саклап калып, бушлай диспансерлаштыруга ике көн бирү бурычы йөкләнә. 

Пенсия алды ташламаларының күпчелеге хатын-кызлар өчен 51 яшьтән башлап, ир-атлар өчен 56 яшькә кадәр барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса