Пенсионерга пистолет нигә кирәк булган?
Өлкән яшьтәге бер ир-атны урамда кулына пистолетын тотып йөргәндә тоткарлаганнар.
Казанның Вахитов районының полиция бүлегенә зур пистолеты белән селтәнеп йөрүче хакында узып баручылар хәбәр иткән. Хокук тәртибе сакчылары аның кесәсеннән патроннар да тапкан. Пенсионер абзый пистолетның уенчык кына булуын, аның белән җирле хулиганнарны куркытырга гына теләвен әйткән. Кулына тотып йөрүенең сәбәбе пистолетның кесәгә сыймавында икән. Тикшерү вакытында коралның спорт кольты булуы ачыкланган. Пенсионерның үзен тоткарлаганнар, ә коралларын экспертизага җибәргәннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа