Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионер кредит алып, кырыгалдарларга 800 меңгә якын акчасын биргән

65 яшьлек пенсионер ханым быел телевизордан буыннарны дәвалау өчен аппарат рекламасын күрә һәм Мәскәү фирмасына заказ бирә. 25 мең сумын түләп алган техника могҗизалы булып чыкмый.

Чаллыда яшәүче пенсионер аннан файдаланмый башлый. 14 октябрьдә аңа бер ир-ат шалтырата. Үзен Мәскәү тикшерүчесе дип таныштыручы медицина аппаратын кырыгалдарлар тараткан, сезгә аның өчен 470 мең сум компенсация тиеш дип белдерә. "Тикшерүче" зыян күрүчегә компенсацияне алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Пенсионер әйтелгән телефон буенча шалтырата. Имеш, финанс вәкиле аңа ячейка ачу өчен банк счетына 48 мең сум күчерү кирәклеген әйтә. Чаллы апасы бу шартны үти, әмма берничә көннән мошенниклар аңа тагын 141 мең сум күчерергә кирәклеген җиткерәләр. Шулай берничә тапкыр була, нәтиҗәдә ханым кырыгалдарларга 788 мең сум күчерә, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса