Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионер ике егетне үтергән һәм аларны үз фатирында яндырган

Тикшерү фаразы буенча 61 яшьлек пенсионер паспортын югалткан булган. Аны ике егет тапкан һәм паспорт хуҗасын эзләп, аннан документын алу өчен акча сораганнар.

Казанда яшәүче пенсионер егетләр белән очрашкан, үзе белән акча булмавын әйтеп, аны алу өчен бергә өенә барырга тәкъдим иткән. Юл уңаенда паспорт хуҗасы полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, егетләр паспортны кайтарганнар. Әмма егетләр моның белән тынычланмаган, паспорт тапкан өчен бүләк аласы килеп, алар пенсионерга кунакка килгән. Өстәл артында сыйланып утырганда ике арада тавыш чыккан һәм пенсионер егетләрне суйган. Ахырдан нәрсә эшләгәнлеген аңлап, ул кача. Ике көннән бүлмәсенә җинаять дәлилен бетерү өчен кайта һәм бүлмәгә тиз кабынып китә торган сыеклык сибеп электр плитәсен кабыза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса