Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды искәртә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендәге идарәсе (районара) һәр хезмәткәргә 2020 елның 31 декабренә кадәр хезмәт кенәгәсенең традицион кәгазь формасын яки электрон формасын сайлау турында язма гариза бирергә кирәклеген искәртә.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы эшләүче гражданнар өчен генә саклана. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаячак кешеләр өчен хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау хокукы булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бары тик электрон формада гына алып барылачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон формасы бик уңайлы, чөнки бу хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада тоташу мөмкинлеге бирә. Электрон хезмәт кенәгәсен теләсә кайсы вакытта күчереп алырга, бастырырга, дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтындагы шәхси кабинеттан электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе югалудан, кәгазь вариантын тутырганда була торган төгәлсезлекләрдән һәм хаталардан сакланган.

 

Идарәнең кайнар линия телефоны 074

Белешмәләр өчен телефон 32-18-09

 

Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса