Педагоглар да укый
"Педагоглар белән эшләүдә заманча психологик-педагогик технологияләр. Коррекция -үстерү эшчәнлегендә хезмәттәшлек." 46 нчы балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф системасында эшләүче педагог-психологлар өчен семинар-практикум үтте.
Анда Әлмәт, Лениногорск, Зәй шәһәрләреннән, Җәлил бистәсеннән тәрбиячеләр, педагог-психологлар, бакча җитәкчеләре катнашты. Семинарда педагогларның эш процесын камильләштерү, профессиональ эшчәнлектәге җитешсезлекләрне ачыклау, педагогларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтен ачу, эзләнү күнекмәләрен активлаштыру проблемалары күтәрелде. Семинарда катнашучылар Әлмәт тәрбиячеләре тәрҗрибәсе кызыксынып күзәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа