Педагогик отрядларның IV республика фестивалендә Әлмәт студентлары да катнашты
Казанның "Санта" санаторие базасында педагогик отрядларның IV республика фестивале булып узды.
Анда балаларның сәламәтлек лагерьларында вожатыйлар, педагог-оештыручылар, физкультура һәм туризм буенча инструкторлар, сәнгать җитәкчеләре булып эшләгән студентлар катнашты. Безнең шәһәрдән фестивальгә нефть институты, АГИМС һәм "ТИСБИ" филиалы студентлары барды. Якташларыбыз бәйгеләрдә, мастер-классларда, вожатыйлар концертларында һәм башкаларда да актив катнашты. Алар фестивальдән тәҗрибә уртаклашып кайтуларын да җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа