Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паспорт ясаганнарын көтү вакыты кыскартыла

Паспортны көтү вакытын шактый кыскартырга тиешле яңалык инде быелның декабрендә үк кертелер дип планлаштырыла.

РФ Хөкүмәте сайтында Дмитрий Медведевның шундый күрсәтмәсе урнаштырылган. Аны Президент мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы йомгакларыннан чыгып кабул иткән. ФМС норматив актларга һәм үзенең регламентларына тиешле төзәтмәләрне керткәннән соң, паспортны гариза биргәннән алып бер сәгать дәвамында әзерләп бирергә тиеш булалар. Мондый эксперимент Севастопольдә үткәрелгән булган. Яңа технологияләр паспортны 30-40 минут эчендә ясарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, хөкүмәт миграцион службага чит ил паспортын эшләп бирү вакытын кыскарту өчен дә чаралар күрүне йөкләде. Анысының срогы әлегә билгеле түгел, әмма аны алганда хезмәт эшчәнлеге тарихы турындагы пункт булмаячагы төгәл мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса