Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Параработа" инвалидларга эшкә урнашырга ярдәм итәчәк

Татарстан республикасы электрон газетасы хәбәр иткәнчә, Россиядә барлык инвалидларның бары тик 10 проценты гына эш урынына ия.

Әлеге күрсәткечнең ни дәрәҗәдә түбән булуын аңлау өчен Россияне башка чит илләр белән чагыштыру да җитә. Мәсәлән, Америкада 54 миллион инвалидның 30 процентка якыны, Бөекбританиядә мөмкинлеге чикле 5 миллион кешенең 40 проценты, ә Кытайда исә 60 миллион инвалидның 80 проценты тулысынча эш белән тәэмин ителгән.

Илебез әлеге мәсьәләне уңай хәл итүгә зур игътибар бирә бирүен. Тик, кызганычка каршы, халык арасында яшәүче күптәнге стереотиплар инвалидларны эш белән тәэмин итүне тагын да катлауландыра. Күпләр мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшләргә сәләтсез, әти-әнисе, туганнары тәрбиясендә, дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчага гомер кичерүчеләр, дип кабул итә.

Күп кенә оешмаларда инвалидларны эшкә алмауның төп сәбәбе булып эш процессына зыян килер дип курку, ягъни әлеге хезмәткәрләргә ышанмау тора. Тагын бер киң таралган фикер - «халык инвалидлардан чиркана» дип уйлап, аларны эшкә алудан баш тарталар. Күп очракта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләре дә эш эзләргә ашыкмый. Аларның күбесе үзләренә карата булган сәер мөнәсәбәттән ничек тә булса ераккарак качарга тырыша, дип саный белгечләр.

Татарстанда исә инвалидларны эш белән тәэмин итүнең яңа юлын тапканнар. Күптән түгел генә республика инвалидларына эш табарга булышуны максат итеп куйган «ПараРабота» дип атала торган сайт эшли башлаган. Әлеге сайт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм эш тәкъдим итүчеләр арасында үзенә күрә бер элемтәче ролен үти. Теләге булган һәркем монда үзе, нинди эш эзләве турында мәгълүмат урнаштыра ала, ә эш тәкъдим итүчеләр исә вакансияләр турында игълан җибәрәләр.

«Параработа» проектының төп бурычы - республиканың мөмкинлеге чикләнгән гражданнарына эш табарга, аларга профессиональ яктан үсәргә булышу гына түгел. Әлеге проект инвалидларны укыту, булачак эш урыннарына мораль яктан әзерләүне дә максат итеп куя. Сайт әле күптән түгел генә эшли башлауга карамастан, аннан кулланучылар инде байтак җыелган. Оешмаларның күбесе мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә җыештыручы, маркетолог кебек, телефоннан аралашу, сайтлар ясау, туризм белән бәйле эш урыннары тәкъдим итә.

Оештыручылар әлеге сайтның республикадагы мөмкинлекләре чикле кешеләрне эш белән тәэмин итүдә зур роль уйнаячагына ышана. Киләчәктә алар үз эшләрен россиякүләм дәрәҗәдә алып барырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250