Паралимпия уеннарында Татарстаннан ике спортчы катнаша
Сочида 7 марттан 16 сына кадәр узачак кышкы Паралимпия уеннарында дөньяның 47 иленнән 692 спортчы катнашыр дип көтелә. Россия җыелма командасы исәбендә 78 паралимпияче, шуларның икесе - Татарстаннан.
Паралимпиада-2014тә 72 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар чаңгы ярышларында, биатлонда, тау чаңгысында, парасноубордингта, следж-хоккейда, коляскадагы керлингта көч сынашачаклар. Татарстанлылар - Түбән Камадан Марта Зәйнуллина белән Саба районыннан Рушан Миңнегулов чаңгыда ярышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа