Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Росавиация халыкара очышларга тыюны августка кадәр озайтты

Росавиация халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты

Росавиация чит ил кешеләренең Россиягә керүен тыюны 31 июльгә кадәр озайтты.

Бу турыдагы телеграмма алу турында Домодедовода һәм S7 авиакомпаниясендә әйттеләр, дип яза  РИА Новости.

Март ахырыннан мондый документлар ай саен чыгарыла.

Яз көне хөкүмәт коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә халыкара даими һәм чартер рейсларын туктатты, бу исә керүне генә түгел, читкә чыгуны да тыю дигән сүз.

Йөк, почта, санитар һәм гуманитар рейслар, техник хезмәт күрсәтү өчен буш самолетларны куу, ил территориясендә илтеп җиткерү (экипажны алыштыру) өчен транзит очышлар һәм хөкүмәтнең аерым карарлары буенча очышлар искәрмә булып тора.

Басма аңлатканча, халыкара элемтә ачу турында карар кабул ителгәч, Росавиация яңа телеграмма чыгарачак. 

Июнь аенда Росавиация башлыгы Александр Нерадько хөкүмәткә чит илгә очышларны яңарту планын тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, БДБ дәүләтләреннән башларга, ә аннары эпидемиологик вазгыятькә карап, башка илләрне кушарга мөмкин. Әлегә аның тәкъдиме хупланмады.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса