Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Остазларга лаеклы алмаш бар

Эшче һөнәренең абруен күтәрү, яшьләргә осталыкларын камилләштерү мөмкинлеге тудыру, алар арасында үз эшенең осталарын ачыклау максатыннан Әлмәт муниципаль районында машина төзелеше белгечлекләре буенча елның "Иң яхшы һөнәр иясе" исеменә бәйге уздырыла. Аның быелгысы 30 мартта үтте.

Бәйгегә старт Яшьләр үзәгендә бирелде. Анда катнашучыларга теләкләрен җиткерергә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов килгән иде. Ул бәйгенең әһәмиятен, быел аның унбишенче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте, әлмәтлеләрнең республика күләмендә дә призлы урын яулауларын әйтте. Хәбәр иткәнебезчә, башкалабызда машина төзелеше белгечлеге буенча хезмәт куючы яшь эшчеләр арасында үткән республика бәйгесендә безнең җыелма команда узган ел да беренче урынны яулады һәм кубок белән дипломга лаек булды. Республикада беренче урыннар яулау Әлмәт яшьләренең көчле, талантлы булуын сөйли. Василий Иванович бәйгедә катнашучыларның елдан-ел арта баруының куанычлы күренеш булуын искәртеп, бәйгедә хезмәтне саклау, төзелеш белгечлекләре буенча номинацияләр кертергә уйлауларын бәян итте.

Бәйгедә алты номинациядә 11 предприятиедән 53 эшче катнашты. Алар белән тигез дәрәҗәдә Әлмәт һөнәри көллияте укучылары да көч сынашты. Программа белән танышканнан соң яшьләр 65 нче көллияткә һәм "Татнефть ААҖ-Кадрлар әзерләү үзәге" НОУга таралышты. Бәйге теория һәм практик өлештән торды. Беркемнең дә сынатасы килмәде: җавапларны да, биремне дә җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Чөнки иң беренче чиратта сыйфатка өстенлек биреләчәген һәркем белә иде.

Төштән соң бәйгедә катнашучылар кабат Яшьләр үзәгенә җыелды. Һәркем концерт программасы барышында ук җиңүчеләрнең исемен көтте. Менә ул көтелгән мизгелләр, менә ул җиңүчеләр: кулдан эретеп ябыштыру остасы булып "Ямашнефть" идарәсеннән Василий Штефан танылды. Токарьлардан Илһам Кәримов ("АЛНАС" ААҖ), фрезерчылардан Константин Иудин ("Алнас" ААҖ), слесарь-инструментальщиклардан Альберт Могыйнов ("Алнас" ААҖ), электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлардан Роман Ухаботнов ("Татнефть"-Энергосервис" УК ҖЧҖ), инженер-технологлардан Софья Әхмәтшина ("Әлмәт торба заводы" ААҖ) иң яхшылар дип табылдылар. В.И.Самойлов җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды, эксперт комиссиясенә, бәйгедә катнашкан предприятиеләргә, эшче яшьләргә район башлыгы исеменнән рәхмәтен җиткерде, киләсе юбилейлы елда узачак һөнәри бәйгедә тагын да күбрәк яшьләрнең катнашуын теләде. Конкурста катнашкан һәркем бу көнне бүләкләр белән таралышты.

Җиңүчеләр хәзер республика конкурсында катнашып, шәһәребез данын яклаячак. Алар быел да сынатмас, Әлмәт командасы янәдән беренче урын яулар дип ышанабыз һәм яшьләргә уңышлар телибез.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250