Оренбург трассасында тизлекне чиклиләр
1 декабрьдән Казан- Оренбург автоюлының 10нан алып 20 километрына кадәрге участогында (Казаннан чыкканда) тизлек сәгатенә 70 километрга кадәр чикләнәчәк. Әлеге участокта контроляәне көчәйтү өчен күчмә фото-радар комплексы урнаштырылган.
ЮХИДИның Казандагы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тизлек чикләнүнең сәбәбе - "Казан-Оренбург" федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтләренең еш булуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа