Әлмәт таңнары

Җомга көн 13 е: биш кешенең гомере өзелгән

Җомга көн 13 енә туры килде. Гадәттән тыш нинди хәлләр күзәтелде бу көнне?

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, җомга көн 13 е гаиләләргә бәхетсезлек алып килгән - өч юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән. Сәгать 11дә Балык Бистәсе районында 63 яшьлек "Лада Приора" шоферы "Лада Калина"га бәрелә. Нәтиҗәдә "Калина"ның 60 яшьлек шоферы һәм "Лада Приора"ның 74 яшьлек пассажиры вакыйга булган урында ук һәлак булалар. Аларның икесе дә куркынычсызлык каеше белән эләктерелмәгән була.

11 сәгать 30 минутта Рус Акташы-Кузай автоюлындагы авариядә 24 яшьлек хатын белән аның яңа туган сабыеның гомере өзелә. 8 яшьлек бала белән шоферны шифаханәгә озаталар.

Көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә Югары Ослан районында да авария теркәлә. "Шкода Октавия" автомобиле шоферы юл кырыендагы ГАЗ-330З7 автомобиленә һәм тәгәрмәч алыштырып торган ике ир-ат өстенә килеп менә. Ир-атның берсе үлә, икенчесенең гомере өчен табиблар көрәшә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: