Әлмәт таңнары

Олимпиада-2014: бүләк изге гамәлгә юнәлдерелә

Олимпия чемпионкасы, Дмитрий Соловьев белән бию дуэтында чыгыш ясаучы Екатерина Боброва Сочи уеннарында уңышка ирешкән өчен үзенә бирелгән «Мерседес»ны сатарга һәм акчасын хәйриячелеккә тотарга карар иткән.



- Кайсы фондка бирәчәгебезне әле тәгаенләмәдек, - дигән Боброва. - Бәлки бу Костя Хабенский фонды булыр.

Реклама

Мәгълүм булганча, Константин Хабенскийның хәйрия фонды 2008 елда төзелгән һәм ул онкологик авырулы һәм баш миендә башка каты авырулар булган балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: