Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте активистлары шәһәр халкына бушлай битлек таратуны оештырды

«Ярдәм янәшә!» республика иҗтимагый хәрәкәте кысаларында яңа инициативалар гамәлгә ашырыла.

Шулай  Әлмәт активистлары «Куркынычсыз тартма» акциясен башлап җибәрде. Аның кысаларында заказны өйгә илтүче кафе,  чәчтарашханә, кечкенә кибетләрдә бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм дезинфекторлы контейнерлар куела. "Куркынычсыз тартма"сыннан бинага килүче һәркем  килүче файдалана ала.

Контейнерларны медицина битлекләре белән җирле активистлар тулыландыра. «Куркынычсыз тартма»  күптән түгел Әлмәттә  «Ярдәм янәшә!»  хәрәкәте активистлары инициативасы шәһәр урамнарында шәхси саклану чараларын бушлай тарату акциясенең дәвамы булды. 
 Махсус моның өчен  15 000 бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге һәм 10 000 пар перчатка әзерләнгән. Акциянең спонсорлары - «Татнефть» һәм «ТАГРАС-холдинг» . Акция волонтерларын гипермаркетлар янында, Герцен һәм Ленин урамындагы автобус тукталышларында, шулай ук балалар поликлиникасы янында күрергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса