Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч машина бәрелешү аркасында, ике кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Азнакай – Бөгелмә юлының 2нче километрында булган.

Азнакай районында өч машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә Азнакай – Бөгелмә юлының 2нче километрында 49 яшьлек ир-ат идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле, руль артында 43 яшьлек ир-ат булган “Фольксваген Поло” һәм 54 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "Лада Калина” машиналары бәрелешүләре турында хәбәр алынган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында, зыян күргән ике кеше хастаханәгә озатылган.

Урынга 87нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп, янгын чыкмасын өчен автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса