Әлмәт таңнары

“Нәтиҗәсез” дип табылган уку йортлары арасында әлмәтнекеләр дә бар

Россия мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирүче учреждениеләрнең нәтиҗәлелеге мониторингы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Реклама

Беркетмә мәгълүматларынча, нәтиҗәсез эшчәнлек алып баручы вузлар исемлегенә 1006 югары уку йорты кергән, алар арасында Татарстан вузлары да бар. Алар - 3 вуз һәм 24 филиал, ә 1 уку йорты, Казан эшмәкәрлек һәм хокук институты, мониторинг үткәрү өчен мәгълүмат бөтенләй тапшырмаган. Федераль дәүләт вузлары һәм аларның филиалларының "кара исемлегенә" Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, "ТИСБИ" Идарә университеты һәм аның Әлмәт, Чаллы филиаллары, Кама сәнгать һәм дизайн институты, КНИТУ-КАИ ның Алабуга, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чаллы филиаллары, КФУның Чаллы институты (филиал), КФУның Яшел Үзән, Алабуга, Чистай филиаллары, Россия дәүләт гуманитар университетының Казан филиалы, Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетының Казан филиалы, Казан юридик институты - РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе филиалы, Мәскәү дәүләт юл университетының Казан филиалы, Казан кооператив институты - Россия кооперация университеты филиалы, Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының Минзәлә филиалы, Мәскәү эшкуарлык академиясенең Казан филиалы, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казан филиалы кебек уку йортлары кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: