Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зилә Вәлиева Конституциягә коммерциячел булмаган оешмаларның роле турындагы төзәтмәнең ни өчен мөһим булуын аңлатты

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Конституциясенә коммерциячел булмаган оешмаларның роле турындагы төзәтмәнең ни өчен мөһим булуын аңлатып биргән.

Россия халкы коммерциячел булмаган оешмаларның  ярдәмен коронавирус эпидемиясе башланганда тойды. Бу вакытта «Ярдәм янәшә! Мы вместе»  акциясе башланып китте. Аның кысаларында волонтерлар тарафыннан риск төркеменә керүчеләргә азык-төлек һәм дарулар илтү оештырылган иде.

Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, коммерциячел булмаган оешмалар үзләре катлаулы икътисади хәлдә калсалар да, башка кешеләргә ярдәм итүләрен дәвам иттеләр.

Ул Конституциягә коммерциячел булмаган оешмаларның роле турындагы төзәтмәнең ни өчен мөһим булуын да аңлаттып үтте.

«Бу коммерциячел булмаган оешмалар эшенең мөһимлеген, дәүләт ярдәме кирәклеген тану. Социаль мәсьәләләрне хәл итү, башка кешеләргә ярдәм күрсәтү беренче планга куела. Һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр бар. Бу -коммерциячел булмаган оешмаларның эш сыйфаты артсын нигез булып тора. Алар мондый мобиль көч булуын күрсәткәнлектән, аларның лаеклы урын алулары һәм эшләүләрен дәвам итүләре кирәк», - дип белдергән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса