Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норовируслы инфекция очраклары арткан

Агымдагы елның биш аенда республика буенча норовируслы инфекциянең 45 очрагы теркәлгән.

Ул узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 95,2 процентка арткан. Балалар арасында шундый 39 очрак теркәлгән. Бу сан 2013 елга карата 3,5 тапкырга артыграк.
Норовируслы инфекция - ул кискен эчәк инфекциясе. Аның зыяны барлык яштәгеләр өчен дә зур. Бигрәк тә физик яктан йомшак һәм өлкәннәр, балалар өчен куркыныч. Авыру йоктыруның төп юлы азык-төлек аша. Кеше аны юмаган яшелчә-җимеш аша, вируслы сыеклык эчеп , юмаган кул, пычрак савыт-саба аша йоктырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса