Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нокта куелды

Июнь ае буе районыбыз авылларында Сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмебезгә 30 июнь көнне Шарлама авылында нокта куелды.

Шарлама авылы Сабан туеның үзенчәлекле ягы бар. Аны Сөләй, Шарлама, Урсалбаш, Салкын Чишмә торак пунктлары фермерлары уздыра. Шарламадагы фермерлар Сабан туеның инде сигез еллык тарихы бар. Мондый бәйрәмне үткәрү инициативасы белән заманында фермер Вагыйзь Заһидуллин чыга һәм аның тәкъдимен башка фермерлар зур хуплау белән кабул итәләр. Вагыйзь Әбүзәр улы коры инициатива белән генә чыкмый, бәйрәмне уздыруны оештыруны нигездә үз өстенә ала һәм төп чыгымнарны да үзе финанслый. Биредә эшендә дә уң кулы саналучы тормыш иптәше Сиринә Рәфкать кызы да иң зур булышчы санала.
Шарлама Сабан туе саллы бүләкләргә быел да бай булды. Аларны алуда язмабызда санап киткән авылларда яшәүче нефтьчеләр, башка мөмкинлеге булган кешеләр дә ярдәм итә.
Фермерлар Сабан туен районда белмәгән кеше юк. Андагы бәйрәм атмосферасына чумарга Әлмәттән дә, башка авыллардан да киләләр. Быел да шулай булды. Алай гына да түгел, аны карарга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән Әлмәтнең баш милиционеры Дамир Гарипов килделәр. Сөләй авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллина, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, фермер Вагыйзь Заһидуллин халыкны сәламләп, бәйрәмне ачып җибәрүгә җырлы-биюле тамаша, уеннар башланды. Югары кунаклар да читтә калмады: аларга чүлмәк ватарга тәкъдим иттеләр. Мәҗит Хаҗиб улы да, Дамир Фатыйх улы да чүлмәкләрне челпәрәмә китерделәр. Димәк, муниципаль район башлыгы бәйләнгән күз белән дә идарә итә алса, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе яулык аша да бөтен нәрсәне күрә...
Шарлама, Сөләй Сабан туйларының алыштыргысыз алып баручысы, Сөләй мәктәбе директоры Гүзәлия Җәләева да, концерт номерлары, чыгышлары белән шаккатырган җирле һәм район «йолдызлары» да җыелган халыкка армый-талмый бәйрәм рухы бүләк иттеләр.
Г.КӘРИМОВА.
АВТОР ФОТОЛАРЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250