Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

No smoking – тарту тыела

Һәр елны 31 майда дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнен билгеләп үтә.

Быел әлеге бәйрәм алдыннан нефтьчеләр каласында җәмәгать урыннарын тикшерү буенча профилактик рейдлар уздырылды, ә сәламәт яшәү рәвешен тагын да ныграк үз итүчеләр аны шәһәр урамнары буйлап бәйрәм шествиесы һәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркта концерт белән билгеләп үтте.

Прокуратура, полиция, муниципаль службалар хезмәткәрләре һәм «Аек Әлмәт» клубы әгъзалары катнашында ял көннәрендә уздырылган рейдларның максаты 2013 елның ноябреннән 1 нче өлеше үз көченә кергән тәмәкегә каршы законнарның үтәлешен тикшерү иде. Бу юлы алар халык арасында популяр булган ял итү урыннарын - шәһәр паркын һәм шарлавыклы буаларны колачлады. Соңгы кыңгырау көнне мәктәпләрне тәмамлаучыларның тәмәке пыскытып торуы бик ямьсез күренеш булса да, авырлы кызның әлеге дә баягы тәмәке агуын калай банкадагы мәгълүм эчемлек белән юдыртып җибәрүен күрү ошбу күңелсезлекне тоныкландыра алды. «Безне төшерергә сезнең ни хакыгыз бар?» - дип ризасызлыкларын белдерде тартып торучылар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә. Күрәсең, алар үзләренең җәмәгать урыннарында закон бозуларын һәм моның өчен җавап бирергә тиешлекләрен белмиләрдер. Тәртип сагында торучылар аларга моны бик яхшы аңлатты. Чыннан да, тиеш булмаган урында тәмәке тарткан өчен бүген 500 дән алып 1500 сумга кадәр штраф янавын һәр кеше дә белми. Ә иң зур штраф - 2000 нән алып 3000 сумга кадәресе - балалар мәйданчыкларында тәмәке көйрәтүчеләргә яный.

Әлмәтнең урта-махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар 28 май көнне транспарантлар һәм әләмнәр күтәреп «Юбилейный» Спорт сараеннан алып шәһәр паркына кадәр барды. Алар моның белән әлмәтлеләргә нефтьчеләр каласы яшьләренең сәламәт яшәү рәвешен үз итүен күрсәтергә тырыштылар. Паркта исә Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе, «Аек Татарстан» берләшмәсе, «Саулык» профильле яшүсмерләр клубы, «Аек Әлмәт» сәламәт яшәү рәвеше клубы, Әлмәт медицина профилактикасы үзәге һәм ««Эскулап+» медицина клиникасы» ҖЧҖ ял итүчеләр өчен зур бәйрәм оештырды. Кешеләрнең игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү өчен нинди генә чаралар кулланмады алар. Студентлар сәламәтлекне сакларга кирәклекне шигырьләр, җырлар, биюләр аша аңлатырга тырышса, көнчыгыш көрәш төрләрен үз итүчеләр - күрсәтмә чыгышлары аша. «Саулык» клубы педагоглары актив волонтерларга бүләкләр тапшырды. Әлмәт медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре теләге булган кешеләрнең кан басымын үлчәде һәм смокелайзер дигән аппарат белән тикшерү үткәрде - сулаганнан соң үпкәдән чыгарылган һавада углерод окисе күләме күпме булуын билгеләде.

2014 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль законның икенче өлеше дә үз көченә керде. Димәк, бу көннән поездларда, судноларда, пассажир платформаларында, тулай торакларда һәм кунакханәләрдә, ресторан һәм кафеларда, кибетләрдә һәм базарларда тәмәке тартучыларны җавапка тарта башлаячаклар. Сатучылар исә төсле тәмәке капларын витриналардан ераккарак яшерергә һәм тәмәке тартучыларга бәяләр белән прайсларны алар сораганда гына күрсәтергә тиеш булачак. Тәмәке җитештерүче компанияләр хәзер гомумән бернинди чарада да спонсор була алмый.

Наталья КЛЮЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250