Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бай күңелле, изге ниятле

Газетабызның тугры укучысы Мирсәет ага Сәйфиевне пандемия генә туктатып торды, югыйсә, матбугатка язылу чоры башлану белән киләм дигән иде.

Өйдән чыгарга рөхсәт бирелгәч тә, битлек-перчаткаларын киеп, редакциябезгә килеп тә җитте. Аның белән аралашу – үзе бер гомер: күп белә, һәр вакыйгага үз фикере, җор телле, матур телле. Гаҗәп тә түгел, аның кадәр газета-журнал яздырып алып укучы бар микән?! Быелның беренче яртыеллыгында Мирсәет ага 6 журнал, 2 газета алдыра. «Укып бетерешле түгел, бигрәк тә «Әлмәт таңнары»ның кайбер язмаларын яңадан кайтып укыйм», - ди ул. Мактау сүзләрен җиткереп, күңелне дә күтәрде, икенче яртыеллыкка 20 кешене хәләл пенсия акчасына яздырып сөендерде дә. Мирсәет аганың хәйрия ярдәме белән 10 әлмәтле, Габдрахманда тагын 10 кеше июль аеннан «Әлмәт таңнары» алдыра башлаячак. Бу - милләтпәрвәр укучыбызның өченче тапкыр дистәләгән әлмәтлене үз акчасына газетага яздыруы. Татар басмасының укучылары күп булуын, телебезнең югалмавын телим, ди ул.

- Укымыйча тора алмыйм. Менә хәзер бакча эшләре башланды, уку белән эшне чиратлаштырырга туры киләчәк. Бакчам Габдрахманда, Гөлҗиһан белән Ленарларның бакчасында бәрәңгесен, яшелчә-җимешен утыртам. Авылын яратам, халкын хөрмәт итәм, - дип Габдрахманны якын күрүе турында да сөйләде ул. – Үзизоляция чорында чыгып йөрү тыелгач, рәхәтләнеп матбугат укыдым. Журналистлар шуның кадәр оста итеп яза, аерылып булмый.

Чын мәгънәсендә үз милләтенең, теленең патриоты ул Мирсәет ага! Газетага язылырга теләп тә мөмкинлеге булмаганнарны татар басмасы белән тәэмин итүе – шуның ачык мисалы. Гади пенсионер, бердәнбер кереме дә – айлык пенсия. Аның каравы, аның күңеле бай, уй-фикерләре, нияте изге. Рәхмәтебезнең иң олысы сезгә, Мирсәет ага! Рамазан аенда кылган изге гамәлегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Гөлназ Гыйззәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса