Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әнине Себергә минем белән сөргәннәр, туганда да мин сарык бәрәне кебек, саламга төшкәнмен»

Кичә Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар.

Хәтер мәйданында узган бу чарада репрессия корбаннарының балалары, оныклары, район һәм шәһәр җитәкчеләре килгән иде. Хәтер көне уңаеннан җыелганнар каршында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин чыгыш ясады.
Мәйданга килгәннәргә рәхмәтен белдереп, Әлмәт районы сәяси репрессия корбаннары Советы рәисе Әнисә Гәрәева районда дәүләт реформасыннан хаксыз рәнҗетелгәннәр өчен башкарылган эшләренә хисап тотты.
- Безнең барлыкны таныдылар, репрессия корбаннарын хәтер көне игълан иттеләр, тик каршыбызда басып бер генә дәүләт җитәкчелеге дә гафу сорамады. Ә без барлык кайгыларга үч итеп яшибез әле! - диде ул.
Бүген әлеге Советта 111 кеше исәпләнә. Сәяси репрессия корбаннарының мәнфәгатен кайгырту, аларга социаль-хокукый хәм мораль ярдәм күрсәтү дәүләтнең төп бурычларыннан берсе диелде чарада.
Әйтергә кирәк сәяси репрессия корбаннарына дәүләттән бер тапкыр бирелә торган пособие каралган. Аный күләме бу елны 500 сум тәшкил иткән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса