Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниле-кызлы наркотик сатканнар

Наркобизнесны элек наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен хөкем ителгәне булган 53 яшьлек ханым оештыра.

Ул бу кәсепкә үзенең ике яшь баласы булган кызын да җәлеп итә. Алар өйдән дә чыкмыйча гына - балкон аша чүпле мәк саламы саталар.

Татарстан наркоконтроленең Түбән Кама бүлеге ышаныч телефонына кешеләр шалтыратып, әни белән кыз яши торган фатирга наркотиктан исергән хәлдә кешеләр йөрүеннән зарлана.

Татарстан наркополицейскийлары контроль сатып алу үткәрә. Аның барышында җинаятьчеләр җинаять урынында тотыла. Аларның фатирларыннан һәм гаражларыннан 1000 дозадан артык наркотик табып алына.

Моннан тыш, бу ханымнар клиентларының документларын залогка алып кала торган булалар. Ә түләү хакына урланган әйберләрне, кесә телефоннарын, өс киемнәре, азык-төлек алудан да чирканмыйлар. Фатирда наркотик сатудан кергән 100 мең сумнан артык акча табып алына.

Хәзерге вакытта җинаятьче ханымнарның берсе кулга алынган, икенчесенә өйдән беркая да чыгып йөрергә ярамый. Җинаять эше кузгатылган. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса